Рекламный баннер 990x90px ban-1
Курс: 81.3 94.78

Ана хакы

Ана хакы

Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы. Икенче көн.
Бүген безнең эшебез "Аңа хакы" шигаре астында үтә. Программа бик бай. Эшләр берничә мәйданда бара.
Шәхсән миңа Тәтеш районы Бакырчы авылында булу һәм "Әни мендәре", "Ата-ана нигезе", "Әни чәе" дигән чараларны кару бәхете тиде. Бу якларга, бу як кешеләренә, бу чараларга соклану катыш аптырау халәтендәмен. Бик матур яшиләр, зур эшләр башкаралар.
Артабан район үзәгендә Балык музеен карадык, пленар җыелышта булдык, тәҗрибә уртаклаштык, киләчәккә планнар кордык, "Ана хакы" дигән кинофильм һәм җирле талантлар әзерләгән искиткеч матур һәм эчтәлекле концерт программасы карадык.
Форум дәвам итә.
402

Оставить сообщение: