Үзәктә - Шигырьләр һәм Шагыйрь!
Милли-мәдәни Үзәктә "Инеш" әдәби берләшмәсенең талантлы авторы Ринат Апачевның китап туе узды. Өч сәгать буе шигырьләр яңграган бик матур кичә булды ул. Ринат Әсгадетдин улын әлеге матур вакыйга белән тәбрикләргә аның дуслары, якыннары, каләмдәшләре, "Инеш" әдәби берләшмәсе әгьзалары килгән иде. Һәркем авторның иҗатын югары бәяләде, аның белән бәйле вакыйгаларны искә төшерде, узган елларның матур истәлекләрен барлады, асыл каләм иясенә яңадан-яңа уңышлар теләде.
Ринат Апачевка бу көнне шәһәр мәдәният бүлеге исеменнән Рәхмәт хаты тапшырылды, Милли Үзәк җитәкчесе Гөлнара Гыйлемханова да матур теләкләрен һәм бүлеген җиткерде.
Әлеге чараны оештыруга Ринат Апачевның эшләгән коллективы — зур ярдәм күрсәтте. Шигьриятне һәм талантны югары бәяли белгән җитәкчелеккә, аерып әйткәндә, "ЭнергоРесурс" җәмгыяте җитәкчесе Даниил Клепиковка һәм шәһәр депутатлар Советы депутаты Дарья Осининага зур рәхмәтләр белдерәбез!

687