Рекламный баннер 990x90px ban-1
Курс: 79.73 93.56

Театрлар дуслыгы!

Театрлар дуслыгы!

Кичә "Рухият" милли театры актерлары Яңавыл татар халык театрының чакыруы буенча "Хәят" театрының М.Әмир әсәре буенча әзерләгән спектаклен карады.
Бөек Ватан сугышы елларында кешеләрнең язмышларын чагылдырган көчле драматик тарихны тамашачылар хөкеменә режиссер Салават Хәмзин чыгарды. Спектакль кырыс елларда тыл хезмәткәрләренең тырышлыгын тасвирлый.
Бер сәхнәдә театр ветераннары белән бергә яшь актерларның да уйнавы күңелгә май булып ятты: димәк, театрның дәвамы бар! Бу көнне кечкенә актерлар театр тормышына зур адым ясадылар, дисәк хата булмас
Хәятлыларның нәкъ менә М.Әмир әсәренә мөрәҗәгать итүләренә дә шатландык, чөнки әсәр тарихны тагы бер кат искә төшерә, тормышның мәңгелек кыйммәтләре һәм мәгънәсе, асылы турында уйланырга этәрә.
Спектакльдән кергән финансның СВО га ярдәмгә китүе Салават Сәлим улына һәм актерларга карата тирән хөрмәт уята.
Без Яңавыл театры өчен ихластан сөенеп кайттык. Талантлы коллективка яңа уңышлар, яңа үрләр телибез!
461

Оставить сообщение: