Гали Чокрый — горурлыгыбыз!
Билгеле булуынча, быел гыйнвар аенда
Башкортстанның күренекле мәгърифәтчесе, галим, дин эшлеклесе,шагыйре Гали Чокрыйның тууына 200 ел тулды.Бу уңайдан республикада, шагыйрьнең туган ягында бик күп чаралар узды.
Милли Үзәкнең "Яшь йөрәкләр" төркеме җитәкчесе Фируза Бадамшина да данлыклы якташыбызга багышланган чара үткәрде. "Чокрыйга мәдхия" дип исемләнгән чарада ул тамашачыларны Гали Чокрый иҗаты, тормыш юлы белән таныштырды. Фируза Сабит кызы - Тәтешледән, пенсиядәге укытучы, тормышының бик күп өлешен Чокрый иҗатын өйрәнүгә багышлаган, шулай ук аның музейын ачуга зур өлеш керткән кеше. Гали Чокрый темасында ул "тирән йөзә" һәм тамашачыларга бик күп сөйли ала. Шуңа да чара бик матур, тирән эчтәлекле килеп чыкты.
— 200 елдан соң да без Чокрыйның иҗатын укыйбыз, өйрәнәбез икән, бу үзе үк аның иҗатының зурлыгы һәм мөһимлеге турында сөйли, бу әдәби мирасыбыз киләчәк буыннарга да барып җитсен иде, дип тәмамлады сүзен Фируза Бадамшина.
Милли мәдәни берләшмәләр Үзәге җитәкчесе Гөлнара Гыйлемханова Үзәктә Гали Чокрыйга багышланган чаралар планы белән таныштырып үтте. Алар әле ел әйләнәсенә барачак.

582