Рекламный баннер 990x90px ban-1
Курс: 76.75 90.28

Тел белү - байлык!

Тел белү - байлык!

Нефтекама шәһәрендә традицион олимпиада «Мин татарча сөйләшә беләм» дип исемләнгән олимпиада үтте һәм тантаналы рәвештә аның җиңүчеләрен бүләкләү чарасы узды.
Балалар һәм яшьләр иҗат сарае залында олимпиадада катнашучыларга дипломнар, сертификатлар һәм истэлекле бүләкләр тапшырылды.
Чараны «Белем егетләре» вокаль төркеме ачып җибәрде. Әминә Вәлиева, Милена Әминева моңлы җырлары, «Миллениум» бию ансамбле үзләренең ялкынлы, дәртле биюләре белән бизәде. Бәйрәм “Белем йолдызлары” дип исемләнгән укытучылар вокаль ансамбле белән берлектә “Туган тел” җырын башкару белән тәмамланды. Ел саен үткәрелә торган бу чара янә Туган тел бәйрәменә әйләнде.
98

Оставить сообщение: