"Нәнәй" проекты - чараның бизәге
Кем күргәзмәсе янында халык аеруча күп булды дип уйлыйсыз? Әлбиттә, Нефтекама шәһәре мәйданчыгында! Халык, исе китеп, коллекционер һәм чын патриот Рәмзилә Акмалованың самавырларын карады, алар турында күп кызыклы мәгълүмәт алды. Аеруча учка сыярдай кечкенә самавырларны яратты тамашачы, аларны тотып- тотып карады.
Шулай ук активистыбыз, кул эшләре остасы Зинида Фәйзуллинаның "Татар-креатив" мәйданчыгын бизәгән йон киемнәре, сумка-биял ләре-калфаклары яныннан беркем дә тыныч кына узып китә алмагандыр. Бу матурлык, бу зәвык барсын да җәлеп итте! Гади йоннан шундый матур, модалы киемнәр "әвәләп" булуы барсын да таң калдырды, соклану уятты!
Ә "Милләт анасы" медалена лаек булучы Миләүшә Җиһаншинаның "Солдатларга - туган як чәе" дигән акциясе яныннан халык "Без дә шулай эшләрбез әле" дигән уй-фикер белән таралды. Чөнки бүгенге көндә хәрби операция зонасындагы улларыбызга ярдәм итүне һәрберебез үзенең изге бурычы саный.Ә Миләүшә ханым бу эштә барыбызга да үрнәк булып тора, ул ару- талу белми мәктәпләрдә йөри, балаларны патриотик эшкә җәлеп итә.
Шулай ук безнең "Нәнәй" баннеры иң җанлы фотозонага әйләнде, анда яратып фотога төштеләр.
Әлеге күргәзмә Уфа Дәүләт концерт залында узган Башкортостан татарлары автономиясенең конференциясен бизәде, башка район-шәһәр делегатларын шәһәребезнең Милли Үзәге каршында эшләп килгән "Нәнәй" социаль-остазлык проекты эшчәнлеге белән таныштырды.
Бар эшләрен ташлап, шәһәребез, милләтебез өчен җан атып торган 17че санлы мәктәпнең педагог- китапханәчесе, шәхси музей хуҗасы Рәмзилә Наиф кызы Акмаловага, алтын куллы остабыз Зинида Зекри кызы Файзуллинага, "Нәнәй" проектының иң актив патриот әнисе Миләүшә Нурихан кызы Җиһаншинага барлык татар халкы, шулай ук Милли-мәдәни Үзәк исеменнән зур рәхмәтләребезне җиткерәбез!
Бергә булыйк, бердәм булыйк!

433