Рекламный баннер 990x90px ban-1
Курс: 80.23 91.98

“ТатарКреатив"ы шундый була!

“ТатарКреатив"ы шундый була!

Зинида Фәйзуллинаның йоннан эшләгән киемнәре Нефтекаманың "Мирас" картиналар галереясында үткән "Народное дефиле. Мода без границ" күргәзмәсенен иң чагу өлеше булгандыр!
"Болар кул белән эшләнәме?, "Йонны ничек шундый формага китереп була?", "Боларның җөе дә юк бит, ничек шулай эшләп була соң?" - киемнәрне тотып- тотып караган кешеләр останы шундый сорауларга күмде. Күлмәкләр, эшләпәләр, итәкләр, сумкалар, пальтолар — ниләр генә эшләми Зинидә Зекри кызы йоннан?! Искиткеч матур, зәвыклы киемнәр ата-бабаларыбызның борынгы шөгылен искә төшерсә дә, бүгенге көндә дә моданың иң югары биеклегендә тора. Киеп туздырмас, үзләре җылы, үзләре матур, үзенчәлекле бу киемнәр, чыннан да, беркайчан да модадан чыкмаячак, бүгенге көндә исә алар безнең көнкүрешкә креатив булып, әйләнеп кайтты һәм подиумнарны яулый!
Шушы һөнәрләрне югалтмыйча саклап килгән осталарга, шәхсән Зинида Фәйзуллинага мең рәхмәтләр яусын!
Шулай ук остабызга киемнәрен күрсәтергә модель ролендә чыгыш ясаган "Рухият" театры артистларына да зур рәхмәт! Бергә без — зур көч! Яктылык, матурлык таратучы көч.
492

Оставить сообщение: