Рекламный баннер 990x90px ban-1
Курс: 80.23 91.98

«Бишек җыры» чакыра!

«Бишек җыры» чакыра!

Дуслар, сез дә бишекләрдә тибрәлеп үстегезме? Ә үзегез, үзегез балаларны "әлли- бәлли" көйләп тибрәтә идегезме? Бишек җыры күңелләребездә иң якты, иң җылы, иң матур хисләрне уята торган моңдыр ул, шулай бит? Ә удмурт телендә бишек көйләре ничек яңгырый микән? Шундый ук йомшак, күңелләрне иркәли торган микән? Ә мари, урыс телләрендә?
17 мартта "Бишек җыры" бәйрәмендә без бу сорауларга җавап табарбыз дип уйлыйм.
— Бишек җыры, туган йорт төшенчәләре минем өчен бик изге төшенчәләр. "Бишек җыры" проекты да күнелемдә күптән яралган проект. Менә инде ун ел дәвамында, 2016 елдан алып, мин нинди районда, кайсы төбәкләрдә булсам да, Бишек җырларын җыям. Теләгем — аларны бер җыентык итеп чыгару. Әлеге бәйрәмне дә безне бишектә тибрәтеп үстергән нәнәйләребез, әнкәйләребез хөрмәтенә үткәрәм. Республикада барган зур һәм тату гаилә елында мондый чаралар бик актуаль. Бәйрәмдә төрле телләрдә Бишек җырлары яңгыраячак, - ди проектның авторы, Милли Үзәкләр җитәкчесе Гөлнара Гыйлемханова.
Килегез, дуслар! Милли мәдәни Үзәкләр әзерләгән Бишек җыры бәйрәме сезне көтеп кала!
423

Оставить сообщение: