Рекламный баннер 990x90px ban-1
Курс: 83.13 94.67

Бишекләрдә — безнең киләчәк!

Бишекләрдә — безнең киләчәк!

...Сәхнәдә Милли үзәкнең "Талбишек" фольклор төркеме җырлаган "Талбишек" җырына шигырь юллары кушыла:
"Ах, бишекләр!
Әнкәемнең моңы, Әткәемнең кул җылысы синдә! Бишек җыры, бишек моңы булып
Җанга иман, җанга аһәң иңә..."
Шулчак бар тамашачыны таң калдырып, бишекләр төшә. Ап-ак япмалар белән ябылган бишекләр!
Аклык билгесе, сафлык билгесе. Өмет билгесе. Ышаныч билгесе.
Искиткеч ямьле һәм тирән эчтәлекле чара булды ул - Нефтекама шәһәрендә үткән Бишек бәйрәме. Анда төрле халыкларның Бишек җырлары яңграды.
Чараны оештыручы һәм сәхнәгә куючы Гөлнара Гыйлемханова тарафыннан барсы да төптән уйланылган иде, ә инде бер мәйданчыкта өлкән кешеләр белән балаларның чыгышы бу чарага тагы да ямь өстәде, баетты, олылар белән балаларның бәйләнешен күрсәтте.
Чараны Иҗаҗ сараеның "Браво" бию төркеме, Шәһәр мәдәният үзәгенең "Вариация" үрнәкле хореография коллективы, җырчылар Елизавета Федорова, Даяна Акмалетдинова, Ринара Ракипова, Людмила Сибагатова, Ксения Нурисламова, Индира, Гүзәл Назировалар, Миңлегөл һәм Рамил Лотфуллиннар, Фәнзия һәм Данил Хузиннар, Аделя Кокорина, Ирина Косова, шулай ук "Ак калфак энҗеләре", "Яшь йөрәкләр", "Чулпан", "Чолга шудыр" төркемнәре бизәде. Аеруча рәхмәтләр – күппрофильле көллиятнең "Талисман" бию ансамбле һәм аның җитәкчесе Лидия Әхмәтовага.
Милли мәдәниятебезгә олы бер байлыгын - Бишек җырларын саклауга зур бер адым булды әлеге чара. Аның дәвамлы булуын телибез!
"...Бишекләрдә - Ватан язмышлары, бишекләрдә - безнең киләчәк!" - дип тәмамланган шигырь юллары Гаилә кыйммәтләре, әхлак һәм иманның бүгенге көндә никадәр мөһим булуына ишарәли. Чыннан да илебезнең киләчәге — бишекләрдә, аларның ни белән тулыландырып, нинди җырлар җырлап, ниләр сеңдереп үстерсәк, киләчәгебез дә шундый булачак!
385

Оставить сообщение: